ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 20-22 ноябрендә Лениногорск шәһәрендә, «Теннис Холл» спорт корылмасы кортларында, 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе фонды призларына» ТР ТВД турниры узды. «Татнефть» ГАҖ даими игътибар һәм иганәчелек ярдәме белән без янә яшь теннисчыларны Теннис Холл кортларында кабул итә алдык. Ярышларны әзерләү һәм үткәрү белән гомуми җитәкчелек «Лениногорск шәһәре Теннис федерациясе» фонды һәм ТР «ЛМР «МБУ» Сс - «Теннис Холл» администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырылды. Ярышлар теннис кагыйдәләре һәм ФТР регламенты буенча үткәрелде.

24 ноябрьдә Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә Лениногорск муниципаль районы территориясендә легаль булмаган рәвештә пассажирлар һәм багаж ташуга каршы тору мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.


24
ноябрь, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Шәһәр һәм район халкыннан килгән 3 мөрәҗәгать каралды.

 

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 25 ноябрьдә Лениногорскида болытлы һава көтелә.

Бераз кар явачак,  аерым районнарда буран көтелә.

Быел 29 ноябрьдә билгеләп үтелүче Әниләр көне алдыннан Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсендә «туры линия»узачак.

Бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды, ул Татарстан авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсында катнашуына багышланган иде.

Көз-кыш көннәрендә янгыннар шактый күп була.  Еш кына дача янгыннары бакча һәм дача участоклары хуҗаларының территорияне җыештырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Бик күп чүп-чар, коры яфраклар яки ботаклар кабынып китсен өчен, бер ташланган тәмәке төпчеге дә җитә. Бу очракта ут якындагы дача йортларына күчәргә мөмкин. Дача җәмгыятьләрендә янгыннарга юл куймас өчен, бакчачыларга территорияләрне чүп-чардан һәм коры үсемлекләрдән, бигрәк тә агач корылмалардан арындырырга  кирәк. Әгәр җыештыра алмасагыз, территорияне  контрольдә тотарга кирәк. 

Гаиләгә һәм балаларга комплекслы хезмәт күсәтү  «Исток - Башлангыч» үзәге  7 балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен әңгәмә үткәрде. 

Пенсия тупланмаларын формалаштыручы гражданнарда булачак тупланма пенсияне арттыру өчен иминиятчене мөстәкыйль сайларга кала: Россия Пенсия фонды (ПФР) яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (НПФ). Әгәр гражданин агымдагы елда иминиятчене алыштырырга карар итсә, бу хакта гаризаны 1 декабрьгә кадәр тапшырырга кирәк.


23
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән видеоконференцэлемтә аша уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International