Дачаны кышкы чорда янгыннан ничек сакларга

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Көз-кыш көннәрендә янгыннар шактый күп була.  Еш кына дача янгыннары бакча һәм дача участоклары хуҗаларының территорияне җыештырганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыга. Бик күп чүп-чар, коры яфраклар яки ботаклар кабынып китсен өчен, бер ташланган тәмәке төпчеге дә җитә. Бу очракта ут якындагы дача йортларына күчәргә мөмкин. Дача җәмгыятьләрендә янгыннарга юл куймас өчен, бакчачыларга территорияләрне чүп-чардан һәм коры үсемлекләрдән, бигрәк тә агач корылмалардан арындырырга  кирәк. Әгәр җыештыра алмасагыз, территорияне  контрольдә тотарга кирәк. 

Мичнең төзеклегенә игътибар итәргә онытмагыз. 

Янгын чыккан очракта, кичекмәстән «01» коткару телефоны, «112» мобиль телефоны аша хәбәр итегез (шалтырату бушлай), янгын урынына төгәл адресыгызны, үз фамилиягезне атап, янгын сүндерүчеләр килгәнче кешеләрне эвакуацияләү һәм янгын сүндерү чараларын күрергә тырышыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International