Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов гражданнарны шәхси сораулары белән кабул итте. Шәһәр һәм район халкыннан килгән 3 мөрәҗәгать каралды.

Кайбер мәсьәләләрне тиз арада хәл итү өчен, Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов әлеге юнәлешне алып баручы урынбасарларны чакырды.

Гражданнарны кабул итү барышында район халкы ишегалдына юлны ябу, программа буенча торак төзүгә калган субсидия алу һәм башка мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International