Быел 29 ноябрьдә билгеләп үтелүче Әниләр көне алдыннан Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсендә «туры линия»узачак.
Лениногорск халкы телефон аша ай саен түләнә торган түләү, ана (гаилә) капиталы акчаларын торак шартларын яхшырту, белем алу һ.б. лар турында белә ала. Гражданнарның сорауларына идарә башлыгы урынбасары Гөлназ Сираева җавап бирәчәк.
Моннан тыш, ПФР белгечләре шәһәр халкына күп балалы әниләр өчен вакытыннан алда пенсиягә чыгу, моның өчен кирәкле стаж һәм пенсия билгеләү өчен нинди документлар кирәклеге турында киңәш бирәчәкләр.
"Туры линия" 2020 елның 27 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр булачак.
Телефон: 5-36-02, 5-19-93