ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль-салкын һава торышы урнашты.Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.
2021 елның 20-21 февралендә тренер Ольга Алексеевна Сучкова җитәкчелегендә 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Мәскәү шәһәренең Нәфис гимнастика буенча «Кыш Королева»ачык турнирында катнаштылар.
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина Туган телләр елына һәм Халыкара Туган тел көненә багышланган "Тел - халыкның җаны" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты-туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, башка халыкларның телен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтү.
1921 нче елның 19 нчы февралендә Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә «Юнармия» Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәте сафларына тантаналы рәвештә багышлау һәм Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы белем бирү оешмаларының иң лаеклы укучыларының ант итүе булды.
«Россия пенсионерлары берлеге» нең ТР буенча Лениногорск бүлекчәсе хәбәр итә: 26 февральдә 10.00 сәгатьтә шахмат мәктәбендә (Заварыкина 4) пенсионерлар арасында (60 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк ир-атлар, 55 яшькә җиткән хатын-кызлар) шахмат буенча муниципаль турнир узачак.
19-20 февраль көннәрендә Казан шәһәрендә 14 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча СССРның халыкара класслы спорт мастерлары Наил Измайлов, Герман Новиков һәм Илдус Мөхәрләмов истәлегенә багышланган ачык республика турниры узды. Ярышларда Россиянең 20 шәһәреннән 180 яшь көрәшче катнашты.
"JABBAR" көрәш клубы спортчылары командасы Идел буе федераль округында, ММА һәм Панкратион буенча сайлап алу ярышларында катнашты.
"JABBAR" көрәш клубы спортчысы Анисимов Андрей КУДО буенча беренче Бөтенроссия турнирында 1 нче урынны алды.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 февралендә республика территориясендә көчле җил көтелә.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәт һәм хәрби хезмәт ветераннары, ил сагында торучы солдатларыбыз, хөрмәтле ир-егетләребез!