Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәге белгече "Тел - халыкның җаны" дигән мәгълүмат сәгате үткәрде

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең социаль эш буенча белгече Лиана Габидуллина  Туган телләр елына һәм Халыкара Туган тел көненә багышланган "Тел - халыкның җаны" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Әлеге чараның максаты-туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту, башка халыкларның телен һәм мәдәниятен хөрмәт итәргә өйрәтү.

Мәгълүмат сәгате барышында катнашучылар Халыкара туган тел көне тарихы, төрле халыкларның телләре һәм мәдәнияте турында кызыклы фактлар белән таныштылар. Шулай ук кызыклы биремнәр дә әзерләнгән иде, анда катнашучылар активлык, зирәклек күрсәттеләр, белемнәрен кулландылар. Биремнәрне хәл итеп, катнашучылар рус теленең шулкадәр бай, матур, яңгыравына инанды һәм аны кирәкмәгән сүзләр белән чүпләргә кирәкми, ә яратырга һәм сакларга кирәк, дигән фикергә килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International