Лениногорскилылар өчен һава торышы

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 16 февраленнән аномаль-салкын һава торышы урнашты.Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

25 февральдә республика территориясендә алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяктан секундына 6-11 метрга, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -26..-29, түбән урыннарда -34, көндез максималь һава температурасы -18..-21˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International