Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 26 февралендә республика территориясендә көчле җил һәм буран көтелә.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Көнкүреш электр приборларын һәм мичләрне, шулай ук кече яшьтәге балаларны өйдә  игътибарсыз калдырмагыз!

Һәлакәтләр булмасын өчен машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл һәм җәяүлеләр хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үзара әдәплелек күрсәтергә кирәк.

Бозлавыкта өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча сак булырга,  аяк астына карап хәрәкәт итәргә кирәк.

Белгечләр җылы киенергә, урамда озак тормаска, салкын һавада йөрер алдыннан спиртлы эчемлекләр кулланмаска киңәш итә. Исерек хәлдә кеше организмы түбән температурага адекват реакция ясый алмый - кеше салкынны сизми һәм, димәк, туңу тизрәк башлана. 

Өлкән кешеләр һәм кечкенә балалар үзләренә аерым игътибар таләп итә. Мода артыннан игътибар белән күзәтүче яшьләргә шуны истә тотарга кирәк: модалы кием-салым без яшәгән климатка кайчакта туры килми. Шуңа  һава торышы буенча киенергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International