ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Бу көнне хатын-кызларның милли чикләргә, этник, тел, мәдәни, икътисади һәм сәяси аермаларга карамастан казанышлары билгеләп үтелә.


3
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең "Демография" милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертүне дәвам итә.

2021 елның беренче ярты еллыгында Росстат кече бизнесны икътисади исәпкә алу үткәрә. Респондентларга анкета тутырырга кирәк.

Анкетаны электрон рәвештә 2021 елның 15 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр Росстат сайтында https://websbor.gks.ru/online/ тутырырга мөмкин булачак

3 март көнне Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Бәйрәмне Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Хәйруллина Ландыш Хәтиф кызы ачып җибәрде.

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Көчле кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм боздан төшү  мөмкинлеге булу турында кисәтәбез.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов Лениногорск районында һәм Лениногорск шәһәрендә халык җыеннары йомгаклары буенча оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" 4 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә  урыны белән буран һәм бозлавык булачагы турында кисәтә.


2
март, 2021 ел
сишәмбе

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 3 мартында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кар, буран.

Лениногорскның Геройлар аллеясында безнең районда туып-үскән 12 Советлар Союзы Герое бюстлары куелган. Хәрби архивлардан соңгы мәгълүматлар әлеге исмелекнең озынрак булырга мөмкинлеге турында сөйли.  Сугышчыларның фамилияләрен «Бөек Ватан сугышы" виртуаль музееннан белдек. Алга таба башка чыганаклар белән эшләп, аларның биографиясендәге  фактларны  ачыкладык

Татарстан Республикасының Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, 2 марттан башлап, коронавирус таралу һәм аннан соң килгән чикләүләр аркасында, ана капиталыннан ай саен бирелә торган түләүне озайтуның вакытлы тәртибе гамәлдә булудан туктый. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International