Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

3 март көнне Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ачу тантанасы узды. Бәйрәмне Үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре директоры Хәйруллина Ландыш Хәтиф кызы ачып җибәрде.

Тантана кысаларында шулай ук “Укый торган Лениногорск” фестивале дә үткәрелде. Әлеге чара районыбызда яшәүче халыкларның әдәбият һәм сәнгать бәйрәме иде. Бу көнне рус, татар, чуаш, мордва телләрендә шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Килгән кунаклар арасында Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәбият-сәнгать иҗат берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров, җирле шагыйребез Марат Мавлин,  Шәрәпова Зөмәрә Ләбип кызы җитәкчелегендәге “Айсылу” балалар театры да бар иде. Федотовка авылыннан «Аланлык» фольклор ансамбле, Мордва Кармалка авылыннан «Пизёлне», Яңа Сережкино авылыннан «Пилеш» фольклор ансамбльләре үз халыкларының мәдәниятен һәм иҗатын тәкъдим иттеләр. «В сердце светит Русь», «Кул эшләрендә күңел җылысы», «Эрзянь культурась минек седейсынек», «Чаваш халахен культур» күргәзмәләре бәйрәмнең бизәген тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International