Лениногорскилылар, сак булыгыз, түбәдән кар һәм боз төшү мөмкин!

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле Лениногорск районы халкы һәм кунаклары! Көчле кар яву һәм температура күтәрелү сәбәпле, сезне йорт түбәләреннән кар һәм боздан төшү  мөмкинлеге булу турында кисәтәбез.

Сак булыгыз, биналарга мөмкин кадәр якын килмәгез. Бинадан чыкканда түбәләргә кар массалары, боз һәм боз сөңгеләре җыелуга игътибар итегез. Балалар куркынычсызлыгына аерым игътибар бирергә кирәк.

Сезнең йорт түбәсендә эленеп торган боз сөңгеләре һәм кар өемнәре табылганда, хезмәт күрсәтүче оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International