Лениногорск "Исток-Башлангыч" үзәгендә «Демография» милли проектын тормышка ашыру дәвам итә

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге" дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең "Демография" милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертүне дәвам итә.

1 март көнне «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары В.В. Друк рәислегендә Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Амеров Р. Р. һәм аның урынбасарлары, «Исток-Башлангыч» үзәге директоры Ахмеджанов Е. И. һәм учреждение белгечләре катнашында, ведомствоара эшлекле киңәшмә узды.

Озак вакытлы карау системасы үз – үзләренә хезмәт күрсәтү дефициты булган һәм тулысынча мөстәкыйль карауны үти алмаган  һәм  андый гражданнарны караучы кешеләргә юнәлдерелгән. Шуңа күрә озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү түбәндәге план буенча башкарыла.

Хәзерге вакытта 360 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид өйдә социаль хезмәтләр ала. Агымдагы елның гыйнвар һәм февраль айларында гына да 24 кеше социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган.

Әгәр дә сез чит ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне беләсез икән, 5-16-14 телефоны аша «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International