Бүген «Август-Лениногорск» ҖЧҖ базасында чәчүгә орлык материалын әзерләү мәсьәләләре буенча семинар узды. Чарада Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрдәнов, «Россельхозцентр» ФДБУ һәм УСХиП белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты.
Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы культуралары орлыклары һәм үсемлекләрне саклау чаралары үрнәкләрен карадылар, орлык материалын калибрлау һәм фитоанализлау үзенчәлекләре, агулау машиналарының көйләүләре, орлыкларны инкрустацияләү вакытында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү үзенчәлекләре белән таныштылар.