Бу көннәрдә хуҗалык басуларда уҗымнарны авыруларга, корткычларга һәм чүп үләннәренә каршы эшкәртә. Тукландыру һәм үсемлекләрне саклау чаралары эретмә узелларында әзерләнә, ә аннан соң сыек рәвештә басуга китерелә. Яңа объект Керкәле авылы янында төзелде һәм файдалануга тапшырылды. Җайланма савытлар һәм җиһазлар комплексы булып тора, ул ашламалар эрмәләренең һәм чәчүлекләрне эшкәртү өчен үсемлекләрне саклау чараларын сыйфатлы һәм тиз арада бутарга мөмкинлек бирә.
Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
2021 елның 21 маенда 13 сәгать 55 минутта 66 янгын бүлегенең элемтә пунктына Татарстан Республикасы, Лениногорск МР, Лениногорск шәһәре, Суфиянов ур., 6 адресы буенча мунча януы турында хәбәр килә. Янгынның сәбәбе-электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 маенда көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Бүген Лениногорск районының 1054 чыгарылыш укучысы мәктәп белән саубуллашты. Шәһәр һәм районның барлык мәктәпләрендә тантаналы чаралар узды.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУнән хәбәр итәләр:
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 маенда көндез һәм кич белән урыны белән яшен, көньяк-көнчыгыш җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
21 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина 7 нче социаль участогында күренекле физик Андрей Дмитриевич Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат эшләре конкурсы үткәрде.
Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 22 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, көндез урыны белән бозлавык.
«Ладошки» инклюзив театры эше кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре катнашында төркемле дәрес үткәрде.
20 май көнне туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы тарафыннан «Бала телләр дөньясында»дигән рәсем конкурсы үткәрелде.