Күренекле физик Андрей Сахаровның тууына 100 ел тулуга багышланган иҗат эшләре конкурсы

2021 елның 21 мае, җомга

21 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина 7 нче социаль участогында күренекле физик Андрей Дмитриевич Сахаровның тууына 100 ел тулу уңаеннан иҗат эшләре конкурсы үткәрде.

Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы гаиләләрдән балигъ булмаган балалар катнашты.

Үткәрелгән чара барышында балалар танылган академик, җәмәгать эшлеклесе, дөньяның Нобель премиясе лауреаты, совет водород бомбасын уйлап табучы А.Д. Сахаров турында белеп кенә калмадылар, үз эшләрендә аның ил һәм дөнья фәненә керткән өлешен дә күрсәтергә тырыштылар.

Балалар конкурска иҗади карадылар. Эшләр якты, истә калырлык булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International