Лениногорскида рәсем конкурсы узды

2021 елның 21 мае, җомга

20 май көнне туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, күпмилләтле халыкның бердәмлеген ныгыту максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы тарафыннан «Бала телләр дөньясында»дигән рәсем конкурсы үткәрелде.

Конкурста 12 балигъ булмаган бала социаль хезмәт алучылар катнашты. Тәкъдим ителгән эшләр төрле башкару техникасында, үзенчәлекле һәм матур итеп башкарылды.

Конкурста катнашучыларның барысын да грамоталар белән бүләкләделәр, иҗади эшләрдән күргәзмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International