"Исток-Башлангыч үзәгендә кызыклы чара үтте

2021 елның 22 июне, сишәмбе

18 июнь көнне сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру кысаларында Лениногорск районы "Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече тарафыннан «Аска алып баручы баскычлар" дигән темага чара уздырылды. Чараның максаты: алкогольгә, тәмәке тартуга һәм наркоманиягә тискәре караш формалаштыру.

Әлеге чарада 5 ата-ана һәм 5 гаилә катнашты.

Әңгәмә барышында белгеч алкогольнең, тәмәке тартуның һәм наркоманиянең сәламәтлеккә, гаиләдә психологик климатка, социаль иминлеккә зыяны турында мәгълүмат бирде. Әлеге чара нәтиҗәсендә катнашучыларда үз сәламәтлегеңә карата кыйммәтле, җаваплы мөнәсәбәт, сәламәт яшәү рәвеше законнарын үтәргә әзерлек формалашты,  үз-үзеңне тоту нормалары үзләштерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International