Лениногорск халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан чара узды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Лениногорск “Исток-Башлангыч” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече тарафыннан Хәтер һәм кайгы көненә багышланган “Сугышның иң беренче көне” дип исемләнгән истәлек сәгате үткәрелде. Әле чара Зәй-Каратай авылында, 5нче номерлы социаль участокта үткәрелде. Чараның максаты - патриотик хисләр, Ватанга карат мәхәббәт, илебез өчен горурлык хисе, сугышка тискәре караш тәрбияләү.

Чара барышында балалар үзләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан  бабаларының һәм туганнарының биографияләрен сөйләделәр, сугыш турында шигырьләр укыдылар һәм сугыш чоры җырларын җырладылар.

Акция ахырында катнашучылар һәлак булган сугышчылар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар, Хәтер шәмнәрен кабыздылар һәм якташ солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International