7 декабрьдә Лениногорскида ата-аналары ZOOM-конференция аша алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне узды, анда Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Галимов, шулай ук Лениногорск районы Башкарма комитеты һәм профилактика субъектлары вәкилләре катнашты.
9 декабрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә юлларда бозлавык һәм томан көтелә.
Мультикларны карарга барлык балалар да ярата, ә менә аларны ничек эшләгәннәрен белмиләр. Үзәк китапханәдә «МультКадрики» студиясе дәресе уңышлы узды.
Оешмаларда коррупцияне кисәтү буенча чаралар күрү бурычы 2008 елныэ 25 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль законның 13.3 статьясында каралган.
7 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган уңай һәм тискәре факторларны ачу максатыннан, сәламәтлек темасына рәсем күргәзмәсе оештырды. Катнашучылар - балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар иде.
Билгесез солдат көнен бәйрәм итү кысаларында, 3 декабрь көнне «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Без хәтерлибез һәм хөрмәтлибез!» дигән чара үтте. Әлеге дәреснең максаты: яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен киңәйтү, патриотик хисләр тәрбияләү.
ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, 2021 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтә.
Халыкара инвалидлар көнендә Лениногорск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк булып китте.
Юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2021 елның 9 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында территориаль бүлеге Эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.