Билгесез солдат көнен бәйрәм итү кысаларында, 3 декабрь көнне «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында «Без хәтерлибез һәм хөрмәтлибез!» дигән чара үтте. Әлеге дәреснең максаты: яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен киңәйтү, патриотик хисләр тәрбияләү.