"МультКадрики»студиясендә беренче дәрес

2021 елның 8 декабре, чәршәмбе

Мультикларны карарга барлык балалар да ярата, ә менә аларны ничек эшләгәннәрен белмиләр. Үзәк китапханәдә «МультКадрики» студиясе дәресе уңышлы узды.

Студия җитәкчесе Фәрхетдинова Адилә Мультстудия эшенең башлангыч этабында балаларны мультипликацион фильмның тарихы һәм процессы, аның төрләре, үзенчәлекләре, геройларны яңгыратучы һөнәрләре белән таныштырды.

Дәрес программасында әкиятләр буенча викториналар, дөнья һәм якын чит илләр халык әкиятләрен кычкырып укулар, аннары балалар үзләре сайлаган әкияткә булачак мультфильм булдыру идеяләре турында фикер алыштылар. Беренче мультфильм булдыру идеясе төрле техника ярдәмендә тормышка ашырылачак. Беренче очрашуда төркемдә катнашучылар гади карандаш, фломастер һәм буяулар белән рәсем ясау буенча осталыкларын күрсәттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International