Лениногорскиның "Исток-Башлангыч" үзәгендә рәсем күргәзмәсе оештырылды

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

7 декабрь көнне Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Гөлнара Пряничникова, кеше сәламәтлегенә йогынты ясый торган уңай һәм тискәре факторларны ачу максатыннан, сәламәтлек темасына рәсем күргәзмәсе оештырды. Катнашучылар - балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар иде.

Тәкъдим ителгән иҗади эшләрдән күргәзмә оештырылды, ул сәламәт, имин яшәү рәвешен, наркотик матдәләр таралуга һәм куллануга тискәре карашны пропагандалады.

Иҗади эшләрендә балалар дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, начар гадәтләргә каршы көрәшергә өндәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International