ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорскида «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Мәхәббәт» паркын реконструкцияләү дәвам итә.


4
май, 2022 ел
чәршәмбе

2022 елның 18 апреленнән 1 маена кадәр «Язгы игелек атнасы» үткәрелә – ел саен үткәрелә торган Бөтенроссия иреклеләр акциясе, ул традиция буенча ирекле эшчәнлеккә мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне җәлеп итәргә, акциягә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе хезмәткәрләре дә кушылды.

http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year/# сайтында «Россиянең ел агачы – 2022» бәйгесе буенча тавыш бирү башланды. Татарстан Республикасыннан Себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша, ул төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Озын Алан» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә үсә. Бу агач 2012 елда «Агач – тере табигать һәйкәле» бөтенроссия дәрәҗәсенә ия булган иде инде. Чыршының яше – 135 ел, ә биеклеге – 30 метрдан артык.

Илебезнең төп бәйрәмнәренең берсе - Җиңү көне алдыннан, инде күркәм традиция буенча, Бөек Ватан сугышы ветераннары кунаклар кабул итә. Шәһәрдә һәм районда Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтләү оештырыла, бүгенге көндә алар - 488 кеше. Алар - инвалидлар, блокадачылар, сугыш чорында 6 айдан да ким булмаган хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләр, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннары, ветераннарның толлары һәм тыл хезмәтчәннәре. Без аларның сугышчан батырлыкларын хәтерлибез, һәлак булганнарны хөрмәтлибез һәм алар белән горурланабыз!

30 апрель көнне Октябрьский шәһәрендә «МОБИЛОН» призына 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан 160 тан артык спортчы катнашты.

3нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлекчәсе егетләрен яхшы чыгышлары белән котлыйбыз: 2 нче урынны Яфасов Арслан яулады, 3 нче урынны Сәлахов Илназ һәм Минһаҗев Альберт яулады.

2022 елның 9 маенда 9.00 сәгатьтә Мәңгелек ут һәйкәле янында митинг узачак.  Аннан соң театральләштерелгән тамаша элементлары белән парад, "Үлемсез полк"акциясендә катнашучылар йөреше узачак. Шулай ук шәһәр мәйданчыкларында бәйрәм концертлары узачак.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының  карарын үтәү йөзеннән, сезгә хәбәр итәбез: 2022 елның 9 Маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан юллар ябылачак:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2022 елның 18 февралендәге  137 номерлы карары нигезендә, йорт эчендәге газ җиһазларын  һәм йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алу буенча факттагы чыгымнар күләмендә бер тапкыр бирелә торган субсидия үз составында булган гаиләләргә бирелә:

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 29 апрель көнне Район мәдәният йортында "Халыклар мозаикасы"этноконфессиональ фестивале узды.

Чараның максаты - халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этнокультура күптөрлелеген, безнең як халыкларының мәдәни үзенчәлеген саклап калу.


3
май, 2022 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

4 майда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил һәм яңгыр көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International