Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының карарын үтәү йөзеннән, сезгә хәбәр итәбез: 2022 елның 9 Маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан юллар ябылачак:
9 май көнне 7: 00 дән 11: 00 гә кадәр Җиңү парады һәм Ленинград урамы буенча «Үлемсез полк» акциясе маршруты буенча (Агадуллин урамыннан Вахитов урамына кадәр), 11.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр үзәк мәйдан буенча, 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр Тукай урамы буенча (Чайковский урамыннан Гагарин урамына кадәр) бәйрәм салюты оештыру өчен, барлык юллар ябылачак.
Сезне 2022 елның 9 маенда сәфәрегезне планлаштырганда игътибарга алуыгызны сорыйбыз.