Лениногорск укучылары лаеклы чыгыш ясадылар

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

30 апрель көнне Октябрьский шәһәрендә «МОБИЛОН» призына 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча республика ярышлары узды. Ярышларда Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан 160 тан артык спортчы катнашты.

3нче комплекслы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлекчәсе егетләрен яхшы чыгышлары белән котлыйбыз: 2 нче урынны Яфасов Арслан яулады, 3 нче урынны Сәлахов Илназ һәм Минһаҗев Альберт яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International