Район мәдәният йортында "Халыклар мозаикасы" этноконфессиональ фестивале узды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 29 апрель көнне Район мәдәният йортында "Халыклар мозаикасы"этноконфессиональ фестивале узды.

Чараның максаты - халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этнокультура күптөрлелеген, безнең як халыкларының мәдәни үзенчәлеген саклап калу.

Фестивальдә авыл һәм шәһәр китапханәләре, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре катнашты.
Милли үзәкләр һәм китапханәләрнең мини-музейлары бәйрәм кунаклары игътибарына татар, рус, чуаш, мордвалар, керәшеннәрнең борынгы һәм көнкүреш әйберләреннән күргәзмә һәм экспозицияләр тәкъдим итте. Иске Писмән мәдәният йортының "Рябинушка" вокаль ансамбле, Мордва-Кармалка авыл мәдәният йортының «Пизелне» халык фольклор ансамбле, Федотовка авыл мәдәният йортының "Аланлык" фольклор ансамбле, Яңа Сережкино мәдәният йортының «Пилеш» халык фольклор ансамбле, Иске Шөгер авыл мәдәният йортының "Ак калфак" вокаль ансамбле башкаруында рус, татар, чуаш, мордва телләрендә шигырьләр һәм халык җырлары яңгырады. Шулай ук мордва, рус, чуаш, керәшен йолалары һәм гореф-гадәтләре фрагментлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International