ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Лениногорск районының Мордва Кармалка авылында сержант Константин Андреевич Звонарев белән хушлаштылар, аңа 38 яшь иде.

Бүген Татарстанда халыкка хәбәр итү системасының әзерлеген комплекслы тикшерү үткәреләчәк. 

Чара Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы нигезендә уза.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

20 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә  көчле җил  көтелә.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Мэриянең утырышлар залында «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә Советның ведомство учреждениеләре һәм башкарма комитет, бюджет учреждениеләре, транспорт, торак-коммуналь, төзелеш предприятиеләре, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырылган иде.

Сентябрь аенда белем бирү учреждениеләре хезмәтләре өчен түләүгә акча күчерү өчен иң күп гаризалар килә. 

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

19 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә   көчле җил , яңгыр һәм яшен көтелә.

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.

Гражданнар өчен бүгенге көндә үзләренең салым йөкләмәләреннән хәбәрдар булу актуаль. Салым бурычлары булу пенялар исәпләү, региональ һәм җирле бюджетлардан дәүләт ярдәме чараларыннан баш тарту, Россия Федерациясе читенә чыгу хокукын чикләү, суд приставлары хезмәтенең бурычлы мөлкәте, банклардагы счетлардагы акчалар хисабына бурычын түләттерү кебек күңелсез нәтиҗәләргә китерә.

2022 елның 3 августында 14 сәгать 00 минутта ТР, Лениногорск шәһәре, Энгельс урамы, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан Лениногорск районы суд приставлары бүлегендә, шәһәр прокуратурасы Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Лениногорск район бүлеге баш суд приставы Р.Ф. Галеев белән берлектә башкарма производство турында закон таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

16 июльдә  автотавыш буенча Татарстан Чемпионаты ярышларының чираттагы этабы узды.

Әлеге чарага 110 нан артык автомобиль җыелган иде , ярышлар 11 номинация буенча (33 призлы урын) уздырылды. Бу чара Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашучыларны җыя, мәсәлән, быел  Сургут, Төмән, Пермь, Ижевск, Самара, Оренбург һәм Уфадан килгән кунаклар катна


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International