Лениногорск районында сержант Константин Звонарев белән хушлаштылар

2022 елның 19 июле, сишәмбе

Бүген Лениногорск районының Мордва Кармалка авылында сержант Константин Андреевич Звонарев белән хушлаштылар, аңа 38 яшь иде.

Константин Звонарев районыбызның Мордва-Кармалка авылында 1984 елның 14 июлендә туа, 2002 елга кадәр авылда мәктәптә укый. Аны тәмамлагач, Лениногорск нефть техникумына укырга керә. 2006 елда тәмамлый.
2007 елның 21 июнендә хәрби хезмәткә чакырыла һәм 83320 хәрби частендә хезмәт итә, бер елдан -  2008 елның 21 декабрендә запаска җибәрелә.

2013 елда контракт килешүе нигезендә Краснодар крае Молькин хуторына хәрби хезмәткә китә.

Константин Украина территориясендәге махсус хәрби операциядән алган яралардан Санкт-Петербург Хәрби медицина академиясендә 14 июльдә вафат була.
Аның хатыны һәм 1 яшь ярымлык кызы – Мария калды. 

Батырлыгы өчен Константин Звонарев вафатыннан соң  Батырлык орденына тәкъдим ителде. 

Хушлашу чарасында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрының беренче урынбасары Илья Начвин, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов катнашты.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәлак булган сугышчының туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Константин аны белгән кешеләр күңелендә мәңге сакланыр, диде. 

Геройны соңгы юлга озатырга аның туганнары, дуслары, иптәшләре килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International