Мэриянең утырышлар залында «2013-2023 елларга Татарстан Республикасында газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәгә Советның ведомство учреждениеләре һәм башкарма комитет, бюджет учреждениеләре, транспорт, торак-коммуналь, төзелеш предприятиеләре, агросәнәгать комплексы җитәкчеләре, кече һәм урта бизнес вәкилләре чакырылган иде.
Башкарма комитет эшләр идарәчесе Марат Якупов әлеге программаның мөһимлеген ассызыклады. Аерым алганда, ул газ-мотор ягулыгының экологик һәм икътисадый өстенлегенә басым ясады.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Газпром» ГАҖ һәм «Газпром газ-мотор ягулыгы» ҖЧҖ арасында табигый газны мотор ягулыгы буларак куллануны киңәйтү турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Лениногорск шәһәрендә 2016 елның декабреннән башлап 1800 м3/сәг. проект куәте булган автомобиль газ белән тәэмин итүче компрессор станциясе (АГНКС) эшли.
2016-2022 елларда ГМТ (метан) яңа техникага 30 берәмлектән артык техника сатып алынган һәм 150 автомашина ГМТ (метан) күчерелгән. Программа чараларын гамәлгә ашыру детальләре белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге, “Газпром Газомоторное топливо” ҖЧҖ, “ХК Шанс” ҖЧҖ вәкилләре таныштырды. Киңәшмә азагында алар транспортны газ-мотор ягулыгына күчерү буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыруда активрак катнашырга чакырды.