16 июльдә автотавыш буенча Татарстан Чемпионаты ярышларының чираттагы этабы узды.
Әлеге чарага 110 нан артык автомобиль җыелган иде , ярышлар 11 номинация буенча (33 призлы урын) уздырылды. Бу чара Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән дә катнашучыларны җыя, мәсәлән, быел Сургут, Төмән, Пермь, Ижевск, Самара, Оренбург һәм Уфадан килгән кунаклар катнашты.