ЯҢАЛЫКЛАР


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Җәен янгын куркынычсызлыгы кебек мәсьәлә һәр кеше өчен җитди һәм мөһим. Елның эссе вакытында табигатьтә һәм бинада янгын чыгу ихтималы арта, кешеләргә үз гамәлләренә карата  игътибарлылык буенча өстәмә таләпләр куя. 


24
июль, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

25 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә  көчле җил һәм яшен   көтелә.


23
июль, 2022 ел
шимбә

Бүген Лениногорск районының Иске Шөгер авылында сержант Ринат Рөстәм улы Бикмурзин белән хушлаштылар, аңа нибары 20 яшь иде.


22
июль, 2022 ел
җомга

21 нче июль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Зилә Мөдәрисова патронаж участокта 7 нче территориаль иҗтимагый үзидарә үзәгендә балигъ булмаган балалар белән «Интернетта куркынычсызлыкның алтын кагыйдәләре турында әкият»дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрде.

2022 елның 25 июленнән 29 июленә кадәр «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның үзәк, төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәләре һәм Россия Федерациясе сенаторлары, барлык дәрәҗәдәге депутатлар, шулай ук профильле ведомстволар һәм партнер-оешмалар вәкилләре катнашында гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча кабул итүләр атнасы үткәрелә.

21 июль көнне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шөгер авылында табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт  һәм аны районара гериатрия үзәге итеп үзгәртү буенча эшләр алып барыла. Проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча, республика бюджетыннан, шулай ук "Татнефть"компаниясе ярдәме белән финанслана.

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Синең һөнәри карьера» социаль технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында социаль хезмәтләр алучылар белән «Татарстанда хезмәт базары турында» дигән дәрес үткәрделәр.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы кабинетында Россия Федерациясе регионнары һәм Татарстанның әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәләре, Россиянең әзербайҗаннар төбәкара ассоциациясе вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә:

22 июльдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә томан,   көчле җил һәм яшен   көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International