Лениногорск районында сержант Ринат Бекмурзин белән хушлаштылар

2022 елның 23 июле, шимбә

Бүген Лениногорск районының Иске Шөгер авылында сержант Ринат Рөстәм улы Бикмурзин белән хушлаштылар, аңа нибары 20 яшь иде.

Якташыбыз белән хушлашырга йөзләгән лениногорскилылар килде. Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Бүген без Россия армиясенең чын солдатын озатабыз. Кызганычка каршы,  иң яхшы егетләр һәлак була.  Хөрмәтле Наилә Наил кызы, Рөстәм Әнвәр улы, якыннары һәм туганнары! Ринат Рөстәмович-Россия һәм безнең район горурлыгы,  сезнең  олы кайгыгызны уртаклашам. Халык үз геройларын онытмый", - диде Рәгать Хөсәенов.

ТР Цифрлы үсеш министры урынбасары Рөстәм Һидиятуллин туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

Матәм чарасында шулай ук Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, 31612 хәрби частьнең бронетанк хезмәте начальнигы Райнур Гыйлаҗетдинов, туганнары, якыннары, иптәшләре һәм авылдашлары катнашты.

Ринат 2002 елның 4 мартында Лениногорск шәһәрендә туган, Шөгер мәктәбендә 9 сыйныф тәмамлаган, мәктәпне тәмамлаганнан соң  Стәрлетамак филиалы көллиятендә белем алган.

2020 елның 2 июлендә Ринат Рөстәм улы 31612 Еланский хәрби частенә хәрби хезмәткә алына һәм шунда ук контракт төзи.

Сержант Ринат Рөстәм улы 2022 елның 17 июлендә Украина территориясендә махсус хәрби операция барышында бурычларны үтәгәндә һәлак була. Ул үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International