Лениногорск районының Шөгер табиблык амбулаториясендә районара гериатрия үзәге булачак

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Шөгер авылында табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт  һәм аны районара гериатрия үзәге итеп үзгәртү буенча эшләр алып барыла. Проект «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы буенча, республика бюджетыннан, шулай ук "Татнефть"компаниясе ярдәме белән финанслана.

Бүгенге көндә бинада вентиляция системасы, эчке эшләр башкарылган, түбә, фасад ясалган, койма куелган.

Биредә өлкән яшьтәге гражданнар, шул исәптән инвалид авыруларын профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнерләр дип планлаштырыла. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International