Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Россиянең әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре белән очрашты

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы кабинетында Россия Федерациясе регионнары һәм Татарстанның әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәләре, Россиянең әзербайҗаннар төбәкара ассоциациясе вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды.

Кунаклар арасында «Россиянең азәрбайҗанлылар төбәкара ассоциациясе» консультатив советы рәисе Рамил Алиев, «Россиянең азәрбайҗанлылар төбәкара ассоциациясе» консультатив советы рәистәше Гасмм Керимов, Курск Көньяк-Көнбатыш дәүләт университеты доценты, «БИРЛИК» Азәрбайҗан мәдәни үзәге Киров региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Осман Алыев, Түбән Новгородның «Бакинец мәдәни үзәге» иҗтимагый оешмасы рәисе Эльшад Курбанов һәм башкалар бар иде.

Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстанда, аерым алганда, Лениногорск районында нефть чыгара башлау белән бәйле тарихи фактлар турында сөйләде, шулай ук районның икътисади һәм сәнәгать потенциалы темасын да кузгатты.

Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Лениногорскида әзербайҗан диаспорасы актив эшчәнлек алып бара һәм аның җитәкчесе Рамиз Мамедовның төрле проектларны тормышка ашыруда керткән өлеше турында сөйләде. Ел саен әзербайҗан диаспорасы активистлары социаль, мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашалар.

Әзербайҗан милли-мәдәни берләшмәләре делегациясе вәкилләре Лениногорск җирендә дустанә һәм җылы кабул итүләре өчен район башлыгына рәхмәт белдерделәр.

Очрашуда ике ил арасында мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, татар һәм Азәрбайҗан халыкларының тарихи-мәдәни элемтәләрен ныгыту, уртак әдәби һәм музыкаль мирасны саклау һәм популярлаштыру, мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Түгәрәк өстәл ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Татарстан Республикасының федераль һәм җирле милли-мәдәни автономияләре арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен җайга салуда зур өлеш керткәннәре өчен Рамил Алиевка һәм Гасим Керимовка Рәхмәт хаты тапшырды.

Бүген делегация туган якны өйрәнү музеенда, үзәк район хастаханәсендә, мәчеттә һәм балалар лагерендә булды, шулай ук мәңгелек ут һәйкәленә венок салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International