ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

«Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаган яшьтәгеләр өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Вершина мужества» дигән тарихи викторина оештырганнар һәм үткәргәннәр.   

Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты чаралары авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына диспансеризация үткәрү өчен китерү буенча «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үзәк район хастаханәсе һәм медицина – санитария бүлеге белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Лениногорск районының «Исток – Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Социаль прокат пункты»эшли. Эшчәнлек Татарстан Республикасында балалар иминлеген тәэмин итүнең региональ системасын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган. Проект авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.


17
декабрь, 2025 ел
чәршәмбе

Лениногорскида 5нче мәктәп базасында «Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды, анда 16 педагог катнашты, шуларның 6сы — «Педагогик дебют»номинациясендә. Конкурс «Педагоглар һәм остазлар» федераль проектының «Яшьләр һәм балалар»илкүләм проекты кысаларында узды.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:

18 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бозлавык, томан һәм 15 м/с тизлектәге көчле җил көтелә.


16
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.

Россия Федерациясендә ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Эпидемиянең артуы РФнең 89 субъектының 17сендә теркәлгән, күпчелек очракта ул уртача дип бәяләнә.

Хөрмәтле эшмәкәрләр, шәхси кабул итү булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән агросәнәгать комплексын кадрлар белән тәэмин итүгә дәүләт ярдәме чаралары турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 21.11.2017 ел, № 893 карары нигезендә АПК предприятиеләрен квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү өчен югары яисә урта һөнәри белеме булган яшь белгечләргә 750,0 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме күрсәтелә.Ул авыл хуҗалыгы оешмаларында кимендә өч ел эшләү бурычын үз өстенә алган.

2025 ел безнең шәһәрнең һәм илебезнең һәр кешесе өчен үзенчәлекле булды.

Район башлыгы Марат Гирфанов лениногорскилыларга – гуманитар ярдәм җыюда катнашучы яклаучыларыбызга һәрьяклап ярдәм күрсәтүче предприятие һәм оешма җитәкчеләренә район Советының Рәхмәт хатларын тапшырды.  Марат Нилевич Дәүләт Советы депутатларына, шулай ук залда утыручы махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International