23 февраль Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 22 февральдә почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 24 февральдә клиентларга үзләренең гадәти расписаниесе буенча хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.
23 февральдә хат ташучылар хат һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар РФ Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр.
Кайбер почта бүлекчәләре өчен башка эш режимы билгеләнергә мөмкин. Актуаль графикны төгәлләштерергә яки Россия Почтасының иң якын ачык бүлеген картада сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында табарга мөмкин.