Лениногорскида социаль хезмәтләр алучылар белән дәресләр үткәрелде

2026 елның 19 феврале, пәнҗешәмбе

Лениногорск муниципаль районындагы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Гобәйдуллина Виктория «Физик активлык аша акыл эшчәнлеген өйрәтү»технологиясе кысаларында социаль хезмәт алучылар белән индивидуаль дәресләр үткәрде.

Технология аларның сәламәтлеген ныгыту, физик активлыкны арттыру юлы белән тормыш өчен мөһим булган ихтыяҗларны тормышка ашыру мөмкинлекләрен саклауга юнәлдерелгән.

Вак моторика кул чуклары һәм кул бармаклары белән хәрәкәт итү өчен кешенең координацияләнгән гамәлләре җыелмасын үз эченә ала. Яшелчәләрне гади генә итеп турау яки ярма, төймәләрне сайлап алу һәм  уеннар белән шөгыльләнү кебек гади хәрәкәтләрне башкарганда, бер үк вакытта нерв, мускул һәм күрү системалары да эшкә җигелә. Вак моторика баш мие кабыгы эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән, бу аның когнитив функцияләренә йогынты ясый һәм дөрес эшне стимуллаштыра. Мондый даими дәресләр социаль хезмәт алучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International