ЯҢАЛЫКЛАР


8
март, 2023 ел
чәршәмбе

Сезне ихлас күңелдән язның тәүге һәм якты бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!

Бу якты дөньяга килүебез белән без барыбыз да хатын-кызга бурычлы. Газиз әни буларак, йөрәк җимешләрегезгә сөю һәм наз бүләк итәсез, тормыш авырлыкларыннан саклап, яхшылыкка, гаделлеккә өйрәтәсез.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 7 мартында Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 2нче пар игезәкләр тууы теркәлгән.

Бу шатлыклы вакыйга  Руслан һәм Альбина Саубановлар гаиләсендә булды.  Малайга Кәрим, ә кызга Камилла дип исем кушканнар. ЗАГС бүлеге белгечләре балаларга ныклы сәламәтлек, ә әти-әниләренә бәхет һәм мәхәббәт теләде. Бәхетле ата-аналарга игезәкләр туу турында таныклыклар тапшырылды.

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү алдыннан Мәдәният сараенда хатын-кызлар өчен бәйрәм концерты булды. 

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсын үткәрү буенча республика комиссиясе Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре территориясендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга грантлар бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте (алга таба – Конкурс). Конкурсның операторы булып «Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге»автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора.

Хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядларының 50 еллыгы көнендә Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбенең ЮИД отряды Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары һәм "БДД" ДБУ начальнигы З.М. Рахманова белән берлектә «ЮИД юлда иминлек өчен» акциясен үткәрде. Яшь хәрәкәт инспекторлары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә открыткалар һәм буклетлар тапшырдылар.

2023 елның 15 мартында Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне уңаеннан, хезмәтләр күрсәткәндә аларның хокукларын яклау мәсьәләсе буенча шалтыратулар һәм консультацияләр кабул итү буенча «кайнар линия» оештырылачак.

Дементьева Мария Анатольевна - Атказанган мәдәният хезмәткәре. Куйбышев өлкәсенең Шенталы районында  туган. Мәктәпне тәмамлагач Алабуга педагогия институтына укырга керә, әмма гаилә шартлары буенча укуны өзәргә туры килә. 1979 елда кияүгә чыга, 1980 елда кызы Ирина туа. Ире Дементьев Николай Васильевич белән туган авылыннан Лениногорск районының Иске Писмән авылына 1981 елда күченеп китапханәче булып эшли башлый.


6
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бүген Лениногорскида ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш сәфәре белән булды. Максат – 2022 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешмаларның эш йомгаклары һәм 2023 елга бурычлары буенча киңәшмәләр үткәрү.

ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, 7 мартта болытлы, көндез аязучан булачак.

Кар, дымлы кар булыр дип көтелә. Җил көньяк, көньяк-көнбатыштан 5-10 м / с, көндез урыны белән 14 м/с. кадәр.

Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International