Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова рәислегендә «Лениногорск муниципаль районы»муниципаль берәмлегенең гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды.
Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр Лениногорск муниципаль районы территориясендә язгы ташу чорында һәм 2023 елның янгын куркынычы сезонында куркынычсызлыкны тәэмин итү иде.
Язгы ташу чорында халыкның иминлеген тәэмин итүгә әзерлек турында ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы Сергей Мостов хәбәр итте.
Язгы ташу апрельнең беренче декадасында Лениногорск районы су объектларында башланыр дип фаразлана. Иң катлаулы су басу вәзгыяте район территориясендә 5 торак пунктта булырга мөмкин: Сугышлы, Керкәле, Яңа Шөгер, Сарабиккол һәм Иске Писмән.
Лениногорск районы территориясендә язгы ташу чорында барлык шартлар да тудырылган. Сергей Мостов кисәтү чараларын гамәлгә ашырганда һәм коткару эшләрен башкарганда кирәкле матди-техник ресурсларның һәм йөзү чараларының тулы әзерлеге турында хисап тотты.
Лениногорск районында янгын хәленең торышы турында РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 66 ПСЧ 11 ПСО башлыгы Алексей Быков сөйләде.
Утырышта көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм күп балалы гаиләләр, ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар, авыр тормыш хәлендә калган имин булмаган гражданнар белән газ җиһазларын кулланганда профилактик эш үткәрүгә аерым игътибар бирелде.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде, җаваплылар һәм үтәү вакыты билгеләнде.