2023 елның 7 мартында Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә 2нче пар игезәкләр тууы теркәлгән.
Бу шатлыклы вакыйга Руслан һәм Альбина Саубановлар гаиләсендә булды. Малайга Кәрим, ә кызга Камилла дип исем кушканнар. ЗАГС бүлеге белгечләре балаларга ныклы сәламәтлек, ә әти-әниләренә бәхет һәм мәхәббәт теләде. Бәхетле ата-аналарга игезәкләр туу турында таныклыклар тапшырылды.