Россия Федерациясе сайлау системасын үстерү һәм камилләштерү, яшьләрнең сайлаулар институтына карата кызыксынуын арттыру, сайлауларны оештыру һәм үткәрү буенча эшкә җәлеп итү өчен перспективалы белгечләрне ачыклау максатларында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сайлау хокукы һәм сайлау процессы мәсьәләләре буенча иң яхшы эшкә, сайлаучыларның (референдумда катнашучыларның), сайлауларны оештыручыларның (референдумда катнашучыларның) хокукый һәм сәяси культурасын күтәрүгә «Атмосфера» Бөтенроссия конкурсы игълан ителде.
1233 һәм 430 нчы полклардагы Лениногорск егетләре өчен посылкалар җыю
Җыен 4 октябрьдә 12: 00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк!
2023 елның 3-9 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнары урманнарында янгын куркынычы югары булачак (4-нче класс).
ТР Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, 3 октябрьдә аязучан болыт көн көтелә. Урыны белән яңгыр, яшен булырга мөмкин.
Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.
Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Лениногорск районында 25 меңгә якын пенсионер яши, шуларның 8 меңнән артыгы - өлкән яшьтәге гражданнар.
2 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр Лениногорск районында сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы, юл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, мәдәният, спорт, пенсия фонды, социаль яклау һәм социаль иминият мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлады.
Лениногорск муниципаль районы командасы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура - спорт комплексының II (зональ) этабында уңышлы чыгыш ясады (алга таба - Фестиваль). Фестиваль нәтиҗәләре буенча катнашучылар 7 призлы урын яуладылар:
«Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында ат спортын һәм атчылыкны үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында, 2023 елның 7 октябрендә «Татнефть» ААҖ социаль объектлар идарәсе «Рангоут» күнегү пункты территориясендә ат спорты ярышлары – чабышлар (чабыш сезонын ябу) узачак. Үткәрү урыны: Татарстан Республикасы, Әлмәт районы, Кичучат авылы.
Бүген утырышлар залында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.
Бүген, 2 октябрьдә, Лениногорск муниципаль районында җылыту сезоны башлана. Тиешле карарга муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе З.Г. Михайлова кул куйды.