Лениногорскида өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Мәдәният сараенда бәйрәм концерты булды.

Бәйрәм кунакларын Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов котлады. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Лениногорск районында 25 меңгә якын пенсионер яши, шуларның 8 меңнән артыгы - өлкән яшьтәге гражданнар.

"Сезнең зирәклегегез, яшәү энергиягез, ихтыяр көче һәм профессиональлегегез сокландыра. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм кайгыртучанлык, иминлек һәм тынычлык телим", - диде ул.

Тантаналы чара бүләкләү һәм концерт программасы белән дәвам итте, анда Мсараеның иҗади коллективлары һәм солистлары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International