Бүген, 2 октябрьдә, Лениногорск муниципаль районында җылыту сезоны башлана. Тиешле карарга муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе З.Г. Михайлова кул куйды.
Беренче чиратта балалар бакчаларына, мәгариф һәм медицина учреждениеләренә, аннан соң барлык күп фатирлы йортларга җылылык биреләчәк.
Җылылык җибәрүне бер атна эчендә тәмамларга планлаштыралар.
Хөрмәтле лениногорскилылар, сездән игътибарлы булуыгызны һәм фатирларны су басуга юл куймавыгызны сорыйбыз.