Татарстанда урманнарның янгын куркынычы зур булу сәбәпле давыл турында кисәтү игълан ителде

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

2023 елның 3-9 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасының көньяк һәм көнчыгыш районнары урманнарында янгын куркынычы югары булачак (4-нче класс).

Сез нәрсә эшли аласыз?

Табигый территориядә ут белән бик сак булыгыз. Сезнең үз-үзегезне тотуыгыз зур проблемалар тудырмасын өчен, түбәндәге кагыйдәләрне үтәгез:

- кырларда һәм болыннарда беркайчан да коры үлән яндырмагыз. Әгәр дә сез башкаларның моны  эшләвен күрсәгез, аларны туктатырга һәм бу эшнең бик куркыныч булуын аңлатырга тырышыгыз;

- беркайчан да коры урманда яки торфлы урында ут якмагыз. 

- китәр алдыннан учакны яхшылап сүндерегез. 

- беркайчан да сүндерелмәгән шырпы яки тәмәке ташламагыз, урманда төрле пиротехник әйберләр кулланмагыз: петардалар, бенгал утлары, шәмнәр һ. б. (Яңа ел алдыннан, барысы да калын кар белән капланган вакытта гына);

- урманга автомобильләр һәм бигрәк тә мотоцикллар белән кермәгез;

- дусларыгызга һәм танышларыгызга аларның саксызлыгы янгыннар китереп чыгарырга мөмкин икәнен аңлатырга тырышыгыз.

Профилактик чаралар (башкача әйткәндә саклык) урман янгыннары белән көрәшүнең иң нәтиҗәле ысулы. Бу дөньяның күп илләрендәге тәҗрибә белән расланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International