ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләрен ведомстводан тыш саклау идарәсе» Федераль дәүләт казна учреждениесенең Кремль полиция батальоны (аерым) полиция хезмәткәре вазифасында хезмәт итү өчен кандидатлар сайлап ала.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 02.09.2021 № 2424-р боерыгы белән расланган 2021-2025 елларга Россия Федерациясендә конкуренцияне үстерү милли планын үтәү кысаларында Татарстан Республикасы товар базарларында конкурентлы мохитне мониторинглау максатларында эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары һәм халык арасында социологик сораштырулар үткәрә.

  Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы  эшләмәүче Лениногорск гражданнары ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар.   Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен  бирелә.


7
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

7 февральдә Лениногорск районының «Исток – Башлангыч» комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә стажировка мәйданчыгы старт алды. Актлар залында Түбән Кама, Бөгелмә, Азнакай һәм Сарман районнарының комплекслы үзәкләре вәкилләре тәҗрибә уртаклашырга җыелды. 

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә карны чистарту һәм чыгару мәсьәләсе буенча муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Лениногорск китапханәләрендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган планны тормышка ашыру кысаларында «Җиңү поезды» патриотик фестиваль - марафоны старт алды.

Тәгәрмәчле интерактив патриотик проект 9 төрле маршрутны үз эченә ала. Һәр маршрут Бөек Ватан сугышының этабы турында сөйләячәк.

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " ФДБУНӘН килде:

Татарстан Республикасы территориясендә 2024 елның 8 февралендә көчле җил, буран көтелә.  

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:

Бүген Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов ике атналык кыска вакытлы ялга кайткан мобилизацияләнгән лениногорскилылар белән очрашты.


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Халык белән чираттагы очрашу 8 нче ТОС микрорайонында яшәүчеләр өчен 12 нче лицейда узды. Чарада Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасарлары, Башкарма комитет һәм Совет җитәкчеләре, шәһәрнең төрле хезмәтләре вәкилләре катнашты.

2024 ел илдә РФ Президенты Владимир Путин Указы белән Гаилә елы дип игълан ителде.

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин күп балалы Борзовлар гаиләсендә булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International