Лениногорск мэриясендә гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең кар чистарту һәм чыгару мәсьәләсе буенча чираттан тыш утырышы узды

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Бүген Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә карны чистарту һәм чыгару мәсьәләсе буенча муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышта комиссия әгъзалары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасында, шулай ук Лениногорск районында кар  яву дәвам итә. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә төп бурыч-коммуналь һәм юл хезмәтләренең карны чистарту эшен көчәйтү.

Ел саен шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары шәһәр урамнарыннан карны чистартуда һәм чыгаруда катнаша, утырышта алар тарафыннан махсус техника бүлеп бирү мәсьәләсе каралды. Шулай ук проблемалы моментлар анализланды, эш планы төзелде.

Рәгат Галиәгъзамович карны чистарту һәм чыгару буенча барлык көчләрне мобилизацияләү бурычын куйды, конкрет сроклар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International