ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 2024 елның 23 апрелендә: алмашынучан болытлы һава торышы.Төнлә явым-төшемсез.
22 апрельдә Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан «Ял итү эшчәнлегендә кулинар мәктәп» технологиясе буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында планлы чара үткәрелде. Актив әбиләр җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә пирог ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Чара өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади активлыгын үстерү, аш-су белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру һәм рецептларны популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Безнең тәрбияләнүчеләрне грек-рим көрәше буенча Лениногорск шәһәре Беренчелегендә яхшы нәтиҗәләр белән котлыйбыз.
Сезгә акчагызга игътибарлы булырга һәм акча күчергәндә мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртәбез!
8 майда бүлекләр кыскартылган график буенча эшләячәк һәм 1 сәгатькә иртәрәк ябылачак.
2 майдан 7 майга кадәр почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк.
Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.
23 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 12022 елның 13 октябрендәге 695 номерлы боерыгы белән расланган Идел-Каспий балыкчылык бассейны балыкчылык кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, 25 апрельдән 5 июньгә кадәр (шул исәптән) Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваториясендә аларга кушылган елгалар белән тыелган чор башлана.
Җиңү диктанты 2024 - тарихи хәтергә кагылырга, үз көчен сынап карарга һәм үткән сугыш һәм аның геройлары турында яңалык белергә мөмкинлек бирәчәк чараларның берсе. Быел сораулар Ленинград блокадасын өзүнең 80 еллыгына, фронтовик язучыларның юбилейларына һәм башка мөһим даталарга багышланачак.
Яз көне коры үләнне яндыру куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа территорияләрне чүп-чардан чистартканда янгын күзәтчелеге бүлеге киңәшләрен төгәл үтәгез.
23 апрельдә Лениногорск районында «СпецГрупп+»ҖЧҖ махсуслаштырылган оешмасы тарафыннан хуҗасыз этләр тотылачак.
Йорт хайваннарын тотуга җаваплырак карарга, аларны урамга җибәрмәскә, бәйләп йөрергә кирәклеге турында тагын бер тапкыр кисәтәбез.
Күңелсез хәлләрдән саклану өчен, этләрегезне чыгарып җибәрмәгез.