22 апрельдә Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан «Ял итү эшчәнлегендә кулинар мәктәп» технологиясе буенча чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында планлы чара үткәрелде. Актив әбиләр җаваплы хезмәткәрләр белән берлектә пирог ясау буенча мастер-класс үткәргәннәр. Чара өлкән яшьтәге гражданнарның иҗади активлыгын үстерү, аш-су белән шөгыльләнүгә кызыксынуны арттыру һәм рецептларны популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Өйдә социаль хезмәтләр алучылар камыр басу, пирог пешерү, аңа төрле эчлекләр әзерләү белән шөгыльләнгәннәр, пирог әзерләүнең нечкәлекләрен өйрәнгәннәр. Мастер-класс пирог белән чәй эчү белән тәмамланган.