Сезгә акчагызга игътибарлы булырга һәм акча күчергәндә мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәклеген искәртәбез!
Исегездә тотыгыз! МАХСУС "КУРКЫНЫЧСЫЗ" СЧЕТЛАР ЮК!
Сезнең барлык банк счетларыгыз сез белмәгән кешеләр әйтеп, төрле опрацияләр ясаганчыга хәтле - куркынычсыз.
Төрле шикле инвестиция проектларыннан, брокерлык оешмаларыннан сакланыгыз. Интернет-сайтлар ярдәмендә килешү төзегәндә, сәүдә партнерының ышанычлылыгына инаныгыз. Баштан интернет челтәрендәге онлайн - кибетләр турында фикерләр белән танышырга кирәк.
Якыннарыгызны һәм танышларыгызны кисәтегез, төрле мисаллар турында сөйләгез, мобиль кушымталар аша язмалар җибәрегез һәм мошенникларга сезне алдарга мөмкинлек бирмәгез.
Таныш булмаган кешеләрнең күрсәтмәләре буенча телефоныгызга кушымталар куймагыз! Мошенниклар бу кушымталар аша сезнең смартфонга керү мөмкинлеген ала. Аннары алар теләсә нәрсә эшли алалар – банкның шәхси кабинетыннан онлайн кредит алып, клиентның да, кредитның да бөтен акчасын үзләштерәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге сезне булырга чакыра!