ЯҢАЛЫКЛАР


1
май, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Лениногорскида 67 нче Беренче май җиңел атлетика эстафетасы узды. Эстафета 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәмендә үткәрелә.

Хөрмәтле лениногорскилылар, кадерле якташлар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан котлау сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Беренче май халыкның, чын-чынлап,  яраткан бәйрәме, безнең өчен тынычлык һәм бердәмлек, игелеклелек һәм намуслылык, бер-береңә хөрмәтне символлаштыра.  


30
апрель, 2024 ел
сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" хәбәр итә.

30 апрельдә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелә.


29
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

30 апрель төнендә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнчыгыш һәм көньяк районнарда -1 градуска кадәр кырау төшү көтелә.


27
апрель, 2024 ел
шимбә

ТР Гидрометүзәге мәгълүматлары буенча, 28 апрельдә Лениногорскида алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә Сурановлар гаиләсен котладылар.

Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Раисы Рөстәм Миңнехановның дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды

Республика территориясендә 2024 елның 28 апреленнән 2 майга кадәрге чорда урманнарда урыны белән 4нче класслы янгын куркынычы ихтимал.

Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары! "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэрының 2024 елның 15 апрелендәге 34номерлы карарын үтәү йөзеннән, сезгә 2024 елның 1 маенда шәһәрдә юллар ябылачагы турында хәбәр итәбез:

1 майда шәһәрнең үзәк мәйданында 67 нче Беренче Май җиңел атлетика эстафетасы узачак.

10.00-тантаналы ачылыш

10: 30 - эстафетаның старты.

Теләге булган һәркемне әлеге чарага  чакырабыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International